"Веста" үзәгендә Әниләр Көненә багышланган рәсем конкурсы үтте

2017 елның 4 декабре, дүшәмбе

Дрестән тыш һәм каникул вакытында балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында, Түбән Каманың "Веста" гаиләгә  һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева рәсем конкурсы үткәрде.

Конкурста социаль ярдәм алучы 5-12 яшьлек 22 бала катнашты.

Конкурсны игълан итәр алдыннан хезмәт буенча инструктор катнашучылар белән әңгәмә үткәрде. Һәр бала үзенең әнисе турында сөйләде.

Аннан соң укучыларга үзенең яраткан әнисен ясарга тәкъдим ителде.

Конкурс тәмамланганнан соң, бәйгенең тантаналы өлеше үткәрелде. Үзәк холлында эшләре күргәзмәсе оештырылды. Һәр катнашучыга истәлекле бүләк тапшырылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International