ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2017 ел
җомга

"Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков катнашты.

 

Бүген сәгать 11.00дә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының киңәшмәләр залында түгәрәк өстәл узачак. Чарада республиканың министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, иҗтимагый оешмалар, инвалид балаларның законлы вәкилләре катнаша.

 

Әлмәттә Халыкара инвалидлар көненә тантаналы чара оештырылды. Яшьләр үзәге фойесында сәгать 8дән спорт ярышлары һәм мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.

 

Иртәгә Мәскәүдә Ватан Геройлары Көне багышланган "Исәнме, Ил Геройлары" Хәйрия концерты узачак.

 

Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге белән берлектә инвалидлар Декадасы кысаларында төрле чаралар оештырды.

 

2017 елның 4 нче декабрендә “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, “Наз” үзәге директоры Гөлнара Әхмадиева,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы  әйдәп баручы хезмәткәре Гөлназ Шакирова, пенсия фондының әйдәп баручы хезмәткәре  Гадения Муллагалиева, мәшгульлек үзәге әйдәп баручы белгече Фәрит Гәрәев белән очрашу булып узды.

 

Нуринерский урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова "Мин һәм минем дусларым" дигән дәрес үткәрде.

 

 

 

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә  6нчы декабрьдә  кунаклар килде.

 

 

"Сделай выбор" программасын тормышка ашыру кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә яшүсмерләр өчен һөнәри юнәлеш бирүче түгәрәк өстәл узды.

 

Кичә Лаеш район китапханәсе хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагыларны "Китап дөньясы" белән таныштырды.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International