Әлмәттә Халыкара инвалидлар көненә тантаналы чара оештырылды. Яшьләр үзәге фойесында сәгать 8дән спорт ярышлары һәм мәдәни-күңел ачу программасы оештырылды.
Котлау сүзләрен очрашуда катнашучыларга район башлыгы исеменнән социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Светлана Лаптева җиткерде. Ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ихлас сүзләрен белдерде.
Әлмәтнең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләре актив тормыш позициясендә тора.
Социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова үзенең чыгышында аерым рәхмәт сүзләрен белдерде.