"Наз" үзәге коррекцион сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде

2017 елның 8 декабре, җомга

Нуринерский урта гомуми белем бирү мәктәбендә Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Наталья Закирова "Мин һәм минем дусларым" дигән дәрес үткәрде.

Катнашучылар арасында 2-4 сыйныф укучылары булды.

Дәрес барышында социаль-реабилитация күнегүләр һәм биремнәр үтәлде. Аерым игътибар укучыларда хисләр бердәмлеге формалаштыруга бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International