Чүпрәле "Җылы йорт" социаль приютында "Бергә булдырабыз" проектын гамәлгә ашыру буенча фикер алыштылар

2017 елның 8 декабре, җомга

"Җылы йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Попечительләр советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков катнашты.

Шунысын да әйтергә кирәк, район эшмәкәрләре проектны тормышка ашыруда актив катнашты. Муниципалитет башлыгы Александр Шадриков приютка диван бүләк итте. Учреждение директоры Алевтина Хәлилова үз чыгышында билгеләп үткәнчә, алга таба да иганәчеләрне җәлеп итү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International