Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Арча түбәтәе”проектын тормышка ашыру кысаларында татар милли орнаментлары белән таныштыру, аларның мәгънәләре, кулланышы, тарихы турында шөгыльләр үткәрелә.
Балалар бу дәресләрдә орнаментлардан аппликацияләр, сувенир түбәтәйләр эшлиләр. Мондый шөгыльләр аларның иҗади сәләтләрен киңәйтергә, тормышка сокланырга, шатланырга, дөньяның төрлелеген, гүзәллеген күрергә өйрәтә. Белемнәрен практик тормышта кулланырга, киләчәктә профессия сайларга ярдәм итә.