Иртәгә, 15 декабрь көнне Казан шәһәре « Форсаж» Картинг үзәгендә 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә Билет - 2017" конкурсының җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасы узачак.
Гадәт буенча, бәйге ике этапта үткәрелә. Беренче – сайлап алу этабы муниципаль берәмлекләрендә 25 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр узды. Икенче этабы 30 октябрь-17 ноябрьгә кадәр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, финалда катнашу өчен сайлап алу этабы җиңүчеләренең 324 эше тәкъдим ителде.
Карау нәтиҗәләре буенча конкурс эшләренең җиңүчеләр билгеләнде.