Татарстан башкаласы һәм моношәһәрләрдә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 27 декабре, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3852 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 97 кешегә күбрәк.

Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм һәм Менделеевскта эшсезләр саны арткан.

Моның белән беррәтән, Алабуга һәм Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны кимегән. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 313 һәм 241 эшсез граждан теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International