Шушы көннәрдә «Картлык-шатлык» Хәйрия фонды тарафыннан Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге белән бергә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен яңа ел хәйрия акциясе оештырылды.
Хәйриячеләр социаль хезмәт алучыларга кыйммәтле бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырдылар һәм бәйрәм концерты оештырдылар.