2018 елның 1 февраленнән Советлар Союзы Геройлары социаль түләүләре, Россия Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Дан орденының тулы кавалерларына, хәрби хәрәкәт ветераннарына бирелә торган социаль түләүләрнед күләме артачак.
Шушы көннәрдә Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында яшүсмерләр арасында эчкечелек, тәмәкене профилактикалау доклады белән хокук бозуларны профилактикалау инспекторы Алинә Афанасьева чыгыш ясады.
Бүген, 1 февральдә, Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлекчәсендә «Без барыбыз да төрле, әмма хокук бездә тигез!» дигән темага түгәрәк өстәл булды. Чарада учреждение белгечләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.
Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Альбина Титова һәм Елена Крутякова тренинг дәресләр курсын башлады.
27 гыйнварда Россиядә Ленинград блокадасын өзү уңае белән, тәрбияче Волкова Диля Ильинична Л.Кассилнең «Синең сакчылар» дигән китабы буенча балаларга зур әңгәмә уздырды.
“Аеклык ноктасы” клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кам гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова психодиагностика ярдәмендә төркемле чара үткәрде.
«Ничек яшисең ветеран?» волонтерлык хәрәкәте кысаларында «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аграр көллияте студентлары белән бергә ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына йорт яны территорияләрендә кар җыештыру буенча ярдәм күрсәтте.
Шушы көннәрдә Чистай «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә чара узды, биредә 17 нче номерлы «Каенкай» Катнаш төрдәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Нигә кошлар җылы якларга китә? Бу һәм башка сорауларга экскурсия барышында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Белова сөйләде.
Алдагы «Алтын куллар» дәресендә тәрбияче Волкова Диля Ильинична балаларга «Роза» чәчәге ясарга өйрәтте.