Нигә кошлар җылы якларга китә? Бу һәм башка сорауларга экскурсия барышында Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Венера Белова сөйләде.
«Кошлар ашханәсе» исеме астындагы чара «Страна Цветалия» программасы кысаларында оештырылды.
Ахырда тәрбияләнүчеләр үз куллары белән кошлар өчен җимлекләр ясады.