«Ничек яшисең ветеран?» волонтерлык хәрәкәте кысаларында «Рассвет» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре аграр көллияте студентлары белән бергә ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына йорт яны территорияләрендә кар җыештыру буенча ярдәм күрсәтте.
Чараның максаты – яшүсмерләрдә җаваплылык, шәфкатьлелек тәрбияләү.