Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологлары Альбина Титова һәм Елена Крутякова тренинг дәресләр курсын башлады.
Психологлар аралашу күнекмәләренә юнәлтелгән күнегүләр үткәрде. Балалар ачыктан-ачык сорауларга җавап бирделәр, әңгәмәдә актив катнаштылар.
Беренче дәресләрдә үсмерләр кешеләр тормышында аралашу роле турында фикер алыштылар.