ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар Көне кысаларында “Әтиләр Берлеге” Республика иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе Балтач муниципаль районында ялгыз әтиләр һәм күп балалы әтиләр, балигъ булмаган балалар тәрбияләүче әтиләр өчен «Минем әти иң яхшысы» дигән зональ чара оештырды.

 

Кичә Зәй «Шатлык» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча очрашу узды.

 

 

Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Рита Зайнуллина 5 нче социаль участогында Вильгельма Гауфның «Карлик Нос» әкиятләре буенча дәрес үткәрде.

 

 

Питрәч  «Шатлык»  приютында  тәрбияче Апакимова Р.Х тәрбиянәлүчеләр белән табигый материалдан «Оста куллар» - дип исемләнгән түгәрәк  эшен алып баруны дәвам итәләр. Бүген алар кәгазь картоннан “могҗизалы тәлинкәләр” ясадылар.

 

«Садоводство» хезмәт тернәкләндерү кабинетының эше кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль ярдәм алучы гаиләләр өчен чара уздырылган.

Дәрес башында белгечләр катнашучыларны ландшафт дизайн максатлары, бурычлары һәм объектлары белән таныштырдылар.

 

Бөгелмә «Радуга» комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Екатерина Колупаева үз хезмәттәшләре белән түгәрәк өстәл үткәрде.

 

 

2006 нчы елның 24нче июлендә чыккан “Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” 60нчы номерлы закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан 2007нче елның 4нче маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” 170нче номерлы карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.

 

Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова кечкенәләр төркеме белән коммуникатив аралашу күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән чара үткәрде.

 


28
февраль, 2018 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 27 нче февраль көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 067 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 36 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1198 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 3 кешегә азрак. Шулай ук, Алабуга, Кама Аланы, Чистай, Менделеевскта эшсезләр азайган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International