«Веста» үзәге белгече балаларга таныш булмаган кешеләр белән үз-үзләрен ничек тоту турында сөйләде

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең белгече Рита Зайнуллина 5 нче социаль участогында Вильгельма Гауфның «Карлик Нос» әкиятләре буенча дәрес үткәрде.

Очрашу башында белгеч балаларны сәламләде, дәреснең темасын аңлатты, өйдә әти-әниләре белән бергә әкият язып карарга кушты. «Карлик Нос» әкиятен тыңлаганнан соң, белгеч сорауларга җавап бирергә кушты.

Ахырда балалар таныш булмаган кешеләргә ышанырга ярамый дигән фикергә килделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International