Кичә Зәй «Шатлык» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә мөмкинлекләре чикле яшьләргә һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча очрашу узды.
Чарада шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар катнашты.
Очрашу барышында катнашучыларга «PROFFнавигатор» проектын тормышка ашыру турында сөйләделәр, шулай ук укудан буш вакытта 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны эшкә урнаштыру буенча дәүләт хезмәте күрсәтү турында да сөйләделәр.
Ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.