Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1198 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 3 кешегә азрак. Шулай ук, Алабуга, Кама Аланы, Чистай, Менделеевскта эшсезләр азайган.
Түбән Кама һәм Яшел Үзәндә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан. Әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1263 һәм 509 эшсез граждан теркәлгән.