ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» II Республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Төбәк уку-укыту-методика үзәге» коммерцияле булмаган Автономияле оешмасы белән берлектә биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау сораулары буенча семинар оештырды.

 

21 мартта Казанның Вахитов районында эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарада 4 предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак.

 

Зәй муниципаль районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге каршында ел саен үткәрелә торган семинар-киңәшмә уздырылды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.

 

Бүген Казан шәһәре Киров районының эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.

 

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 13 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 277 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 21 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4033 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 39 кешегә азрак.

 

«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәре Зөлфия Фәйзрахманова үзәк карамагындагы Фирдүс Шакиров өчен паркка җәяүле сәяхәт оештырды.

 

Буа  муниципаль районындагы  халыкка  комплекслы  социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Гармония” хезмәкәрләре “Язга мәрхәмәтлелек атнасы” “Мәрхәмәтле Татарстан” кысаларында “Яшьүсмерләр” клубы әгъзалары белән Л.Н.Толстойның иҗат тормышы яктырткан чара уздырдылар.

 

«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм алучы 14 бала өчен Кама Аланы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.

 

«Язгы игелеклелек атнасы» акциясе кысаларында Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социомәдәни чара узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International