«Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина социаль ярдәм алучы 14 бала өчен Кама Аланы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.
Очрашу башында китапханәчеләр укучыларга китап кеше тормышында әһәмияте турында сөйләделәр. Аннан соң педагог кечкенә килүчеләргә бөек рус язучысы Лев Толстой тормышы, иҗатына багышланган китап күргәзмәсе белән танышырга тәкъдим ясады.