Бүген «Биеклек. Куркынычсызлык – 2018» II Республика конкурсы кысаларында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Төбәк уку-укыту-методика үзәге» коммерцияле булмаган Автономияле оешмасы белән берлектә биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау сораулары буенча семинар оештырды.
Әлеге чарада транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе, Татарстан Республикасында дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе, Татарстан Республикасы Идел Буе Федераль хезмәт идарәсенең экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге (Ростехнадзор) Ассоциациясе, Татарстан Республикасы профсоюзлар Федерациясе һәм Татарстан Республикасы предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Конкурс нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде. “Канатсыз керү юлы системасы белән биеклектә эшләгәндә иң яхшы команда” номинациясендә:
1 урын Буа электр челтәрләре «Сетевая компания» ААҖ филиалы;
2 урын - «Түбән Кама Нефтехим» ҖАҖ;
3 урын Түбән Кама электр челтәрләре «Сетевая компания» ААҖ филиалы.
Командалар дипломнар, кубоклар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.