Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 13 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 277 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 21 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 450гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 2348 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,35 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 508 кеше эшсез дип танылган, шуларның 454 – моңа кадәр хезмәт куйган. 40 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.