ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучылар өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Яр Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге башлыгы Ләйсән Закирова белән очрашу уздырдылар.


14
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Бүген Лаеш районында «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Гаилә бәхете» клубын тәкъдир итү» темасына стажировка мәйданчыгы узды. Чарада Татарстан Республикасының 9 районыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтүче белгечләр катнашты.

Казандагы «Кояшлы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» чемпионатында берничә һөнәри компетенция кысаларында югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм үзләренең осталыкларын уңышлы тәкъдим иттеләр.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында түбәтәйләр ясау буенча мастер-класс узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелде.

14 апрельдә Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» проектын, «Социаль туризм» һәм «Зоотерапия» социаль практикаларын гамәлгә ашыру кысаларында Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләрен алучылар өчен 4 нче балалар экология-биология үзәгенә экскурсия оештырылды.

«Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.

Ведомствоара комплекслы профилактика эше кысаларында 14 апрельдә Әлмәтнең 3 нче урта мәктәбе базасында яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалауга багышланган мөһим очрашу узды.

Гарденотерапия дәресендә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлекчәсе хезмәткәрләре үсентеләрне күчереп утырту принциплары белән таныштылар, грунтны дөрес әзерләргә, яраклы чүлмәк сайларга һәм үсемлек өчен стрессны киметергә өйрәнделәр. Төп система максималь бербөтен булып кала торган техникага аерым игътибар бирелде.


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт идарәсе, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән берлектә хезмәткәрләрнең хезмәтенә вакытында һәм тулысынча түләү өлешендә хезмәт хокукларын үтәүне тәэмин итү эшен дәвам итә.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук гражданнарга хокукый белем бирү максатларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хокукый ярдәм көне үткәрәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International