«Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ билгеләнгән вакыт эчендә мәшгульлек хезмәте органнарына буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар булуы турында мәгълүмат бирмәгән.
Казан шәһәренең Киров суд районы буенча 1 нчы суд участогы җәмәгать судьясы «Казан җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ РФ Административ хокук бозулар кодексының 19.7 маддәсендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм аңа кисәтү рәвешендә җәза билгеләргә карар чыгарды.