Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында түбәтәйләр ясау буенча мастер-класс узды. Чара Россия халыклары бердәмлеге елына туры китерелде.
Наталья Котова җитәкчелегендә эшләделәр. Параллель рәвештә белгеч бу татар баш киеме тарихы, аны куллану традицияләре, милли бизәкләр турында сөйләде.
Киләсе дәрестә Россиянең башка халыкларыннан милли баш киеме ясауга керешергә булдылар.