«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында «Непоседа» төркеме балалары «Курносики» төркеме балаларына иртәнге аштан соң посудаларын ашханәдәгә алып барырга булышты.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән чара уздырылды.
Кичә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән киңәшмә оештырдылар.
Бүген, 16 мартта Биектау муниципаль районы сигез күп балалы гаилә реставрациядән соң Казан циркының тантананылы тамашасына чакырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Казан дәүләт циркында булды. Ул яңа циркта тәүге "Фиеста" тамашасына килгән нәни тамашачыларны сәламләде. Тамаша башланганчы вакыт булу форсатыннан файдаланып, Рөстәм Миңнеханов янына балалар да килеп китте. Кайсы автограф сорады, кайсы Президент белән селфи ясарга өлгерде.
15 мартта 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә үзәк белгече 8 һәм 10 сыйныф укучылары укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү буенча чара оештырды. Анда41 укучы катнашты.
Бүген «Ел Хәйриячесе-2017» Республика бәйгесендә җиңүчеләр Нөнәгәр авылыннан Нурия Гафиуллина (номинация «Физик затлар») һәм Радик Закиров («Шәхси эшмәкәрләр» номинациясе) С. Сәйдәшев ис. Зур концерт залында тантаналы чарада катнашты.
Иртән иртүк 7 нче коррекция мәктәбе тәрбияләнүчеләре интернат-йорт карамагындагылар янына килде. Алар интернаттагы хатын-кызларга үз куллары белән ясалган язгы чәчәкләр бүләк итте.
Язгы игелек атнасы салмак кына ахырына якынлашып килә, һәм бүген16 мартта, календарьда «Спортлы Татарстан сәламәтлек Көне».
Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Язгы игелеклелек атнасы» иреклеләр акциясенә багышланган Күңелле стартлар үткәрде.