«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән чара уздырылды.
Әлеге чараның максаты – гражданлык активлыгын тәрбияләү, халык гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, республика карата мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар Татарстан Республикасы тарихы һәм символикасы белән таныштылар.
Шулай ук балалар Татарстанның табигате, истәлекле урыннары турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр.
Чара ахырында балалар татар шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр.