Кичә Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш бирүчеләр белән киңәшмә оештырдылар.
Чара барышында инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эш белән тәэмин итү, билгеләнгән квота буенча эш урыннары булдыру һәм эшкә урнаштыру, вакансияләр турында мәгълүмат бирү, эш бирүчеләрнең халыкны эш белән тәэмин итү программаларында катнашу кебек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре очрашуда катнашучыларга инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне эшкә урнаштыруда актив катнашырга чакырды.