Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Язгы игелеклелек атнасы» иреклеләр акциясенә багышланган Күңелле стартлар үткәрде.
Балалар бик теләп спорт уеннарында, эстафеталарда катнашты. Мондый очрашулар сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый.