9 ноябрьдә Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә "Квалификация үстерү буенча төбәкара агентлык" коммерцияле булмаган автоном оешмасы базасында "Маникюр остасы" һөнәре буенча курслар ачылды.
Бүген Халыкара сукырлар көне уңаеннан Буа районының социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәгендә чара булып узды.
2018 елның 3 октябрендә кабул ителгән 350-ФЗ номерлы "Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Пенсия фондының территориаль органнары һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан килешү имзаланды.
Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Минем байлыгым" дигән темага мини-тренинг үткәрде.
14 ноябрьдә Бөгелмә каласының мәшгульлек үзәге әйдәп баручы инспекторы Наталья Матвеева халык мәшгульлеге өлкәсенә караган темага юридик характердагы консультация үткәрәчәк.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге дәүләт казна учреждениесе, гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында "Минем ватаным – Татарстан" дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан итә.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2018 елның 8 нче ноябреннән 20 нче ноябренә кадәр Инвалидлар декадасы алдыннан Татарстан республикасында инвалидлар, шул исәптән инвалид балалар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен "кайнар элемтә" эше оештырыла. Шулай ук татарстанлылар министрлыкка үз тәкъдимнәрен җибәрә ала.
Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә.
Татарстан республикасында 2019 елда ике ял көне биш көнлек эш атнасында эш көннәре саны 244 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән бер сәгатькә кыскартылган 9 көн, ә ял көннәре саны 121 көн тәшкил итәчәк, шул исәптән 18 эшсез бәйрәм көне һәм 3 өстәмә ял көне.
Шушы көннәрдә Түбән Кама районы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина "Ике кеше өчен фитнес" дигән темага дәрес үткәрде.