Бүген Халыкара сукырлар көне уңаеннан Буа районының социаль хезмәт күрсәтү “Гармония” үзәгендә чара булып узды.
Халыкара сукырлар көненә нисбәтле рәвештә үзәктә күз буенча инвалидларның сорауларына җавап бирелде, шулай ук алар үз тәкъдимнәрен дә әйттеләр.
Халыкара сукырлар көне сау-сәламәт кешеләргә, яныбызда безнең ярдәмгә, яклауга мохтаҗлар булуын искәртә. Өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә 8 сукыр инвалид исәптә тора.