"Изгелек"тә "Минем байлыгым"  мини-тренинг узды

2018 елның 13 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова "Минем байлыгым" дигән темага мини-тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты: социаль хезмәт алучыларга үз байлыкларын: әйләнә-тирә, туганнар һәм якыннарын, шәхси торышларын аңларга мөмкинлек бирү.

Кешенең байлыгы төрле нәрсәләрдән тора – кыйммәтле машина, яхшы йорт, банктагы саллы исәп... Чыннан да бу шулаймы? Байлык кешенең эчке торышын, аның кыйммәтләрен һәм инануларын чагылдыра. Ул эчке дөньяның көзгесе генә булып тора. Кеше дөньяны үзенең эчке кыйммәтләреннән һәм өстенлекләреннән чыгып булдыра.

Чара "Мин нәрсә белән бай" күнегүеннән башланды – катнашучылар кем нәрсә белән бай икәнен язалар һәм фикер алышалар, күнегүнең асылы үзеңнең хыялларыңны, мавыгуларыңны, сыйфатларыңны тирә-юньдәгеләргә "йоктырудан" тора. "Бәхет түгәрәге" күнегүендә катнашучылар үз бәхетен әйләнә-тирәдә чагылдыралар һәм аны төс, аның тавышлары бармы, нинди тавышлары барлыгын тасвирлый. Шуннан соң алар бәхет түгәрәгенә керәләр һәм аннан  кирәк кадәр бәхет “алалар”. "Теләкләр" күнегүе - төркем әгъзалары бер-берсенә истәлеккә теләкләр яза һәм алмашалар.

Тренинг нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар арасында дустанә мөнәсәбәт, ярдәмчеллек, үзара аңлашу атмосферасы барлыкка килде. Фикер алышканда төп байлык – ул туганнар һәм якыннар, әйләнә-тирә дөнья,  үзләрендә булган сыйфатлар дигән нәтиҗәгә килделәр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International