"Веста"да ана һәм бала сәламәтлеген кайгырталар

2018 елның 12 ноябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Кама районы "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина "Ике кеше өчен фитнес" дигән темага дәрес үткәрде.

Чараның максаты  физик үсеш, сабый һәм әнинең сәламәтлеген ныгыту.

Дәрес барышында хезмәт буенча инструктор әниләргә бала белән бергә өй шартларында башкарырга мөмкин булган төрле физик күнегүләр күрсәтте. Бу күнегүләр организмны ныгытуга ярдәм итә, бала тапканнан соң фигураны тәртипкә китерергә, үз-үзеңне яхшыртырга булыша, шул ук вакытта бала белән аермый.

Балаларны кызыксындыру өчен барлык уртак күнегүләр дә балалар һәм әниләр арасында уен формасында үткәрелде. Уңайлы эмоциональ фон булдыру өчен дәрес күңелле музыкаль композицияләр белән үрелеп барды. Хезмәт буенча инструктор әти-әниләргә спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү турында үз үрнәкләрендә җиткерергә тырышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International