Әлмәттә хезмәт иминлеге буенча семинар узды

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 22 ноябрь көнне Әлмәттә хезмәтне иминлеге темасына семинар үткәрде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева, Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов, Квалификацияләрне үстерү төбәк агентлыгы директоры Вячеслав Скворцов, шулай ук Әлмәт муниципаль районы оешмаларының хезмәтне саклау буенча җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Әлмәт шәһәре оешмаларында хезмәт урыннарында имгәнүләрнең халәте турында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәммәтҗанов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы А.Курзенева семинарда катнашучыларга Татарстан Республикасында хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары турында сөйләде.

Семинарда шулай ук оешмаларда хезмәт иминлеге кагыйдәләрендәге яңа таләпләр турында фикер алыштылар.

Семинар эше кысаларында индивидуаль саклану чаралары күргәзмәсе оештырылды, зарарлы хезмәт шартларында эшләүчеләр өчен диетик (профилактик) туклану продуктлары тәкъдим ителде.

Семинар Әлмәтнең  мәшгульлек үзәгендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International