Татарстанлылар "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча Милли чемпионатта беренче алтын медаль яулады

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

"Абилимпикс" инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча IV илкүләм чемпионатында Татарстан вәкилләре "беренче алтын медаль яулады.

Чемпионат 21 ноябрьдә Мәскәүдә ачылды. Бу көнне "Фотограф-репортер" компетенциясе буенча конкурс ярышлары узды, анда татарстанлылар "алтын" алды.

Проектта Татарстаннан 32 кеше катнаша, алар "Абилимпикс" региональ этабы финалистлары булды. Конкурсантлар "Мәктәп укучылары", "Студентлар", "Белгечләр" категорияләре буенча бүленгән. Алар биш компетенциядә ярыша. Чемпионатта барлыгы 1,2 меңгә якын яшь белгеч үз осталыгын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International