ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2018 ел
дүшәмбе

 7декабрьдә, инвалидлар Декадасы кысаларында, үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен “Яшьлек " боз сараенда күңелле чара оештырылды.

 

 3-10 декабрьдә  «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү буенча "Үз кулларың белән могҗиза" дип исемләнгән инвалидлар эшләре күргәзмәсе үткәрелде.

Арчаның "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәгендә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды.

 

Бүген Яр Чаллының  "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура  буенча инструктор Зөһрә Закирова, социаль эш буенча белгечләр Мәдинә Хаҗарова, Рәмзия Хәйбулова һәм психолог Чулпан Галләмова, Инвалидлар декадасы һәм ТАССРның 100 еллыгына әзерлек уңаеннан "Дартс" уены буенча ярышлар үткәрде.

2018 нче ел – волонтер елы кысаларында  6 нчы декабре көнне “Веста” үзәгендә “Волонтер көне” оештырылды.

Татарстан Республикасының район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан алып туган беренче балага каралган түләүләр белән бәйле гаризалар килү дәвам итә. Агымдагы елның 9 декабренә булган мәгълүматлар буенча, беренче бала туу уңаеннан айлык акчалата түләү республиканың 6 027 анасына билгеләнгән.

Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар, Кайбыч интернат-йортындагы сәламәтлекләре чиклеләр өчен концерт оештырды.

2018 елның 7 декабренә Татарстанда беренче бала тапкан 1 710  яшь ана һәм өченче баласы туган 334  хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

 

Инвалидлар декадасы уңаеннан Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шәхси сораулар буенча гражданнар кабул ителде.

Шушы көннәрдә "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Түбән Кама экология-биология үзәге белән берлектә "Кышын кошларны ашатыгыз" дигән эко-акция уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International