Идел буе федераль округының «Менталь сәламәтлек» иҗтимагый проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районындагы «Забота» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге тору бүлеге социаль хезмәтләр алучылары өчен социаль-көнкүреш адаптациясе буенча гамәли дәрес үткәрделәр.
Хезмәт инструкторы духовой шкаф, кухня кирәк-яраклары белән эш иткәндә куркынычсызлык техникасын үтәү турында искәртте. Аннары яшь кешеләр зур теләк белән эш процессына кушылдылар һәм күмәчләр пешерә башладылар.
Үзәк белгечләре әйтүенчә, мондый дәресләр катнашучыларның үзбәясен күтәрә һәм көнкүреш күнекмәләрен алга таба үзләштерүгә этәргеч бирә, шулай ук бергә эшләүнең уңай тәҗрибәсен булдыра. Традиция буенча, чара татлы ризык тәме белән тәмамланды.