ЯҢАЛЫКЛАР


21
май, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында Казанның халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлегендә тәрбияләнүче балалар өчен “Хәтер китабы” мемориалында һәм Җиңү паркына  бару оештырылды.

Аксубай районының “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта Бөтендөнья травматолог табиб көненә багышланган “Ашыгыч ярдәм” дигән танып-белү уен-бәйгесе узды.

Җәлил интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен “Иртә зарядкадан башлана” дип аталган спорт-музыка флешмобы узды.


20
май, 2026 ел
чәршәмбе

Алабугага “Гаилә автобусы: юлга традицияләр!” республика проектының чираттагы маршруты булды.  Чаралар “Барс” яшьләр үзәге базасында узды. 

Түбән Кама районының “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның урта төркеме тәрбияләнүчеләре 62 нче янгын сүндерү бүлегендә булдылар. 

Буа муниципаль районы ветераннар советы белән берлектә Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче элеккеге пионерлар  өмәдә катнашты. 

20 майда Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләрнең цифрлы грамоталылыкны үстерүгә юнәлтелгән чара узды. 

15 майдан  “Яңа вакыт өчен көчле идеяләр” форумына гаризалар кабул ителә башлады. 

 #ВСЕСВОИ волонтерлар хәрәкәте Аксубай районының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбияләнүчеләрне Чаллы шәһәренә “Балалар йортлары һәм социаль приютлар слеты”на чакырды.

19 майда “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Биектау районын социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре “Благовест” социаль проектларны гамәлгә ашыруга ярдәм итү фонды оештырган ел саен уза торган “Бакча – буыннар бәйләнеше” дип аталган акциядә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International