21 майда Казанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында XII Республика шахмат-шашка турниры узды. Чараны Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм министрлыкның Республика ресурс үзәге оештырды.
Быел ярышларда 63 кеше катнашты: 43 өлкән кеше һәм 20 бала.
Биш тур нәтиҗәләре буенча хөкемдарлар коллегиясе турнир җиңүчеләрен билгеләде.
Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.