Әлмәт политехника техникумының “Беренче киңәш” бүлекчәсенең өлкән белгече студентлар белән бергә районның мактаулы гражданины Закирҗан Шакирҗановка кунакка барды.
14 майда Казандагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр Юныс Әхмәтҗанов исемендәге “Ислам илләренең яшь пешекчеләре” III Халыкара турнирында катнаштылар.
– 15 майда без иң җылы һәм матур бәйрәмнәрнең берсен - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.
Бүген “Җаным чыганагы” клубында катнашучылар мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әти-әниләрен берләштерде.
14 майда Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды. Ярышлар “Үземә ышанам” проекты кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәте, “Спорт хәрәкәте” инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм “Динамо” шәһәр советы ярдәме белән үткәрелде.
Мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче ата-аналар өчен “Рассвет” клубы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районының “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече Алия Нигъмәтҗанова балалар-ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауга юнәлтелгән тренинг дәресе үткәрде.
Балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен көйләү һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек алып бару күнекмәләренә өйрәтүгә юнәлтелгән «Әни һәм бала» консультацияләр циклы кысаларында Казан шәһәренең күп функцияле гаилә үзәге психологы Анастасия Зубатова “Гаилә даирәсе” дип аталган дәрес үткәрде.
3 майда Әлмәттә Гаилә күп функцияле үзәгенең социаль эш буенча белгече, шулай ук “Яшьлек” яшүсмерләр клубының социаль педагогы “Наркотиклар - беркая да илтми торган юл” дигән профилактик сәгать уздырды.
Татарстанда «Актив озын гомерлелек» республика программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Ул өлкән буын гражданнарының тормыш активлыгын арттыруга юнәлдерелгән, бу аларның гомер озынлыгын һәм актив озын гомер чорын арттыруга ярдәм итә.
Татарстан эш бирүчеләре тарафыннан «Россия эше» мәшгульлек һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформасында игълан ителгән вакансияләр саны 53 604 берәмлекне тәшкил итте.