14 майда Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларын тернәкләндерү үзәгендә шашка һәм дартс буенча турнир узды. Ярышлар “Үземә ышанам” проекты кысаларында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәте, “Спорт хәрәкәте” инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев һәм “Динамо” шәһәр советы ярдәме белән үткәрелде.