ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2017 ел
якшәмбе

"Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Түбән Каманың гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм "Веста" үзәгенең социаль педагогы Ольга Плаксина 14 бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.

 

Бүген Зәй муниципаль районында "Татарстан Республикасында 2014 - 2020 елларда халыкны эш белән тәэмин итүдә  булышлык күрсәтү” Дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында комиссия әгъзалары күп балалы әниләрне эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын кабул итү чарасын үткәрде.


 

Кичә түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы эшсез гражданнар төркеме "Төягеч машина йөртүче" һөнәре буенча укырга кереште

Барлыгы төркемендә 13 кеше. Укулар дәүләти булмаган "Региональ укыту үзәге" белем бирү учреждениесе каршында үткәрелә. Уку программасы  2,5 – 3 ай, ягъни 480 сәгатькә исәпләнгән.

 

Игелек һәм хөрмәт Көне алдыннан Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагыларда кунакта булдылар.

 

 

 

«Шатлык» приюты тәрбияләнүчеләре бик теләп «Юные поварята» түгәрәгенә йөри. Менә бүгендә үзләренең тәрбиячеләре Ибрагимова Индира Павловна белән баллы торт әзерләделәр. 

 

"Киләчәккә билет" проектын тормышка ашыру кысаларында Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге учреждение бинасында эшче һәм инженер белгечлекләрен популярлаштыручы мәгълүмати баннер урнаштырды.

 

"Көзге игелек атнасы"  ел саен уздырыла торган акция кысаларында "Шәфкать" Баулы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр Көненә багышланган бәйрәм чарасы.узды


 

Шушы көннәрдә Түбән Кама шәһәре Агросәнәгать колледжы актлар залында чираттагы күчмә семинар-киңәшмә узды. Ул Татарстан Республикасы хезмәт һәм халыкны социаль яклау Министрлыгы, квалификация үсеше региональ агентлыгы һәм Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан оештырылды.

 

Көзге игелек атнасы кысаларында Питрәч балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шатлык" социаль приюты тәрбиячесе Ләйсән Шәйхетдинова тарафыннан “Игелек дәресе” дип аталган чара үткәрелде.

 

Шулай итеп, 27 сентябрьдә интернат-йорт хезмәткәрләре "РИТЭК" ААҖ VIII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына катнашты.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International