ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Менделеевск "Өмет Яры" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль тәэмин итү бүлегендә социаль хезмәткәрләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча тематик әңгәмә уздырылды.

 

Кичә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы тикшерү изоляторына барды, биредә азат ителүчеләргә һөнәри юнәлеш бирү буенча хезмәтләр күрсәтелде.

 

Кичә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль ярдәм белгече Гөлзада Вагаповна Югары Искубаш авылына эш сәфәре оештырды. Биредә 5 социаль хезмәт алучы өчен "Скандинав йөреше" технологиясе буенча чара үткәрелде.

 

 

Кукмара "Мәрхәмәт" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен социаль педагог Наилей Турова Кукмара туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.

 

15 ноябрь көнне “Шатлык” приютында тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар тәрбияче Тимофеева И.А. белән пластилиннан “Үрдәк” ясадылар.

 

Шушы көннәрдә Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс һәм шашка буенча ярышлар уздырылды. Чарада 56 инвалид бала катнашты.

 


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 14 нче октябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 592 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 9 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,56% күрсәткечен тәшкил итте.

 

Үз эшен ачарга субсидия алган гражданнар эшчәнлеген контрольдә тоту максатыннан Лаеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 2016-2017 елларда үз эшен ачкан эшмәкәрләргә выезд үткәрде.

 

 

Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге логопеды балалар белән эшләгәндә "Вибрационный пол" инновацион җиһазы кулланып, дифференциацияләнгән шәхси массажы куллана.

 

Иртәгә "АиФ-Казан" редакциясендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева белән туры линиядә әңгәмә узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International