Инвалидлар Декадасы кысаларында балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Ермолаевлар гаиләсе – Бөек Ватан сугышында катнашкан, 1 төркеме инвалиды Алексей Степанович һәм аның хатынын - тыл хезмәтчәне, 2 группа инвалид Агриппина Семеновна янына барды.
Өченче декабрьдә инвалидлар коне билгеләп үтелә.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре№6 урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә социаль хезмәтләр алучылар өчен укучылар белән очрашу оештырганнар.
"Алинә" спорт комплексында Халыкара инвалидлар көненә багышланган Спорт фестивале узды.
Кичә "Тәтеш балкышы" үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре инвалид бала тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль проблемалары темасына түгәрәк өстәл оештырды.
Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендэ РООИ “Спортивное движение” волонтерлары белән берлектә 5нче декабрьдә 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары өчен “Безне җиңеп булмый!” исемле зур спорт бәйрәме оештырылды.
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәге карамагындагыларның кулдан эшләнгән эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле уен тамаша оештырды.
Ел саен Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хәйрия акциясе оештыра.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Татарстан Республикасы "СПОРТ ХӘРӘКӘТЕ" Төбәк иҗтимагый инвалидлар оешмасы Асхат Галеев һәм Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Фәнис Марданов йөзендә Тукай муниципаль районының мөмкинлекләре чикле балалар өчен коррекцион мәктәп-интернатында спорт чарасы уздырганнар.