Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендэ РООИ “Спортивное движение” волонтерлары белән берлектә 5нче декабрьдә 56 инвалид бала һәм аларның ата-аналары өчен “Безне җиңеп булмый!” исемле зур спорт бәйрәме оештырылды.
Балалар спорт уеннарында, эстафеталарда катнаштылар. Галеев А.Ф. бердәм яхшы эшләүне билгеләп үзәккә кубок бүләк итте, балалар баллы күчтәнәчләр алдылар.