Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен күңелле уен тамаша оештырды.
Социаль педагоглар клоуннар булып киенеп, чын бәйрәм оештырдылар. Чара барышында балаларга сабын шоуы тәкъдим ителде. Ата-аналар һәм балалар конкурсларда һәм уеннарда катнашты, күңелле биюләр башкарды.