Яр Чаллының "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Изгелек" инвалидлар тернәкләндерү үзәге карамагындагыларның кулдан эшләнгән эшләнмәләр хәйрия ярминкәсе үткәрелде.
Ярминкәдә матурлык бизәнү әйберләре, магнитлар, һәм башка искиткеч әйберләр тәкъдим ителде. "Ышаныч" үзәге хезмәткәрләре үзенчәлекле бүләкләр сатып алды.