Бүген, 13 декабрьдә, Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында иҗат сөючеләр янә җыелды. Инвалидлар Декадасы кысаларында учреждение белгечләре «Возьмемся за руки, друзья!» очрашу кичәсе оештырды.
Россия Федерациясе Конституциясе Көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагогы Лилия Курбатова социаль ярдәм алучы 16 бала арасында чара үткәрде.
“Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр саф һавада вакытын файдалы итеп үткәрә.
Шушы көннәрдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында«Жемчужина Татарстана - 2017» Республика конкурсына йомгак ясалды һәм бүләкләү тантанасы үтте.
Шушы көннәрдә Зәй районының эш белән тәэмин итү үзәгендә мәшгульлек үзәге, пенсия фонды, салым хезмәте инспекциясе вәкилләре, кулланучылар хокукларын яклау буенча шәхси эшмәкәрләр һәм эшсез гражданнар катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.
Бүген Лаеш «Алтын көз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчеләре янгын күзәтчелеге белән берлектә күп балалы, ведомствоара учетта торучы, инвалид балалар тәрбиялүәче гаиләләрдә булдылар.
Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә тернәкләнүчеләр Инвалидлар декадасы кысасында тәрбиячеләре Гилязетдинова Г. Р., Тарасова Е.В. белән Балалар шәһәрчеге Кидспейста кунакта булдылар.
Зәй мәшгульлек үзәге тарафыннан оештырылган «Парикмахер» һөнәре буенча курслар тәмамланды. уңышлы квалификация имтиханын 13 эшсез граждан тапшырды.
Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар Декадасына йомгак ясалды. Традиция буенча 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гөрләп ирекле ярдәмчеләр катнашында чаралар үткәрелде.