“Аеруча социаль яклауга мохтаҗ булган инвалидлар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” закон һәм ТР Министралар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән “Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә алу өчен эш урыннары квоталау тәртибе турында Нигезләмәне раслау хакында” карар нигезендә инвалидларны эшкә алу өчен оешмаларга квота билгеләнә.
Әлеге чаралар аеруча мохтаҗ гражданнарның социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Шуның белән бергә, гамәлдә оешмалар тарафыннан үтәлмәгән аерым фактлар теркәлә.
Әйтик, агымдагы елның ноябрендә Лениногорск суд районы 2 нче суд участогы Җәмәгать судьясы «Лениногорскнефтьстрой» ҖЧҖ административ хокук бозуда гаепли, һәм җәза рәвешендә 5 мең сум күләмендә штраф билгели.
Шуңа бәйле рәвештә, Министрлык инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга кагылышлы мәгълүматны вакытында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә җиткерергә кирәклеге хакында искәртә.