Бөгелмә "Салават күпере" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар Декадасына йомгак ясалды. Традиция буенча 1-10 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен гөрләп ирекле ярдәмчеләр катнашында чаралар үткәрелде.
Барлык ун көн дәвамында хезмәт терапиясе инструкторы Наталья Запольских тарафыннан иҗади күргәзмә оештырылды.
Моннан тыш, өлкәннәр һәм инвалидларны драма театрына чакырдылар, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең ярминкә һәм иҗат фестивале үтте.
Инвалидлар Декадасы чаралар циклы "Чын күңелдән" мәдәни-күңел ачу программасы белән тәмамланды.