Чистай кызы «Жемчужина Татарстана - 2017» титулына ия булды

2017 елның 13 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанда инвалид хатын-кызлар арасында«Жемчужина Татарстана - 2017» Республика конкурсына йомгак ясалды һәм бүләкләү тантанасы үтте.

Традиция буенча, чараны инвалид кызлар арасында «Мисс мира-2013» титулы иясе, җәмәгать эшлеклесе Ксения Безуглова алып барды. Шулай ук быел икенче мәртәбә чакырылган кунаклар арсында Сати Казанова да булды.

Шунысын да әйтергә кирәк, инвалид хатын-кызлар арасында «Жемчужина Татарстана» Республика конкурсы 2014 елдан алып «Жемчужина Татарстана» инвалидларга ярдәм итү Төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы буенча үткәрелә.

Чара кысаларында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин оешма җитәкчесе Гөлнара Загрутдиновга мактау грамотасы тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International